воскресенье, 10 февраля 2013 г.

балтач районы ел хатын кызы бэйгесе

Быелда "Фикердәш" клубы үзенең 8 нче елын чираттагы очрашу чаралары белән башлап җибәрде. Биредә җыелган егет-кызлар, "Ял" кафесында җырчы Эльмир Галиев һәм Фәнил Әубәкиров ярдәме белән искечә яңа елны җырлы биюләр белән куңелле итеп каршы алдылар.

Районыбызда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең "Фикердәш" дигән клуб эшләп килә. Әлеге клубның оештыручысы Чулпан Габделганиева.

Фикердәш клубы эшләп килә...

Кичәдә район җитәкчелеге, җөмһуриятебез,район газеталары журналистлары, телевидение, К.Тинчурин исемендәге күчмә театр артистлары, Кәшифә Тумашеваның кызы Халитова Зөмәррә, оныклары, туганнары һәм Нөнәгәр авылының, районыбызның күренекле шәхеслэре катнашты.

28 январь көнне Нөнәгәр мәдәният йортында «2013 - ТАРИХИ-МӘДӘНИ МИРАС ЕЛЫ»н йомгаклау уңаеннан «РИВАЯТЬКӘ ТИҢ ГОМЕР» - дип исемләнгән, беренче хатын кыз - режиссёр, якташыбыз - Нөнәгәр авылы кызы Кәшифә Тумашеваның 110 еллыгына багышланган искә алу кичәсе булып узды.

«РИВАЯТЬКӘ ТИҢ ГОМЕР»

Нәрсә? Кайда? Кайчан? - район үзәк китапханәсе тарафыннан ел саен уздырыла торган турнир. Быелгы сезон да уңышлы бара. Иң җаваплы эш уенны әзерләү үзәк китапханә хезмәткәрләре Хәлиуллина Лилия һәм Гарипова Роза апаларга тапшырылган. Уенны Мортазина Гөлшат апа алып бара, музыкаль бизәлеш һәм вакытны күзәтү өчен Акберова Эльвира, Камалова Фирдания апалар җаваплы.

1975 елда телевизион тапшырулар алып баручы Владимир Ворошилов т Нәрсә? Кайда? Кайчан? уенын башлап җибәрә. Телевидениедә бара торган бу тапшыру сорауларына җавап биреп, үзеңне сыныйсың, үзең өчен яңа, кызыклы мәгълүматлар аласың.

Нәрсә? Кайда? Кайчан? - уены...

Казан шәһәрендә үтәчәк XXVIIнче җәйге Универсиаданы каршылау йөзеннән, Рәсәй Федерациясенең Спорт Министрлыгы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм Академиясе, Федераль дәүләт югары белем бирү оешмасы, Татарстан Мәгариф Министрлыгы һәм Рәсәй Саклык банкының Татарстан филиалы ярдәме белән 1 февраль көнне инглиз телендә II ачык Learn to win! региональ конкурсы булып узды. Әлеге бәйгедә Универсиадага багышланган күп төрле Мин волонтёр , Мин турист һәм башка темаларга инглиз телендә видеоролик яисә презентацияләр көч сынашты.

Җиңәргә өйрән! (Learn to win!)

 Хәбәрләр архивы

     Счетчик

     Реклама

     Банер

     Погода

Тема: Автор: timid 02/02/2013 в 16:48:02Тема: Автор: jerry123 30/01/2013 в 11:36:52Тема: Автор: jerry123 30/01/2013 в 11:35:44Тема: Автор: МИН 16/01/2013 в 19:07:41Тема: Автор: МИН 16/01/2013 в 19:00:23Тема: Автор: МИН 16/01/2013 в 18:21:19Тема: Автор: matthewtu 02/01/2013 в 14:26:40

     Форумда

     Балтачта

Baltasi.ru - Балтач районы порталы -

Комментариев нет:

Отправить комментарий